Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айрат Ильясов чит илгә ник барганын әйтмәде

Күптән түгел җырчы, шоумен Айрат Ильясов бер атнага сузылган сәяхәттән әйләнеп кайтты. Тик ул анда гаиләсе белән түгел, ә дус егетләре белән барган икән.

Германия һәм Австриядә эшләре буенча йөргән арада, ял итеп алырга да җай тапкан. Германиянең Мюнхен шәһәренә килеп төшкәч, арендага машина алалар. Аңа утырып 200 чакрым ераклыктагы Австриянең Санкт-Вольфганг шәһәрчегенә кузгалалар. Хәзер күп кенә туристлар машинаны арендага алып, шул рәвешле үз көйләренә сәяхәт кылалар икән. Айратның моңа тәҗрибәсе зур булуы да ачыкланды. Чөнки бирегә дә ул беренче тапкыр килми икән.

- Германия һәм Австриягә нигә барганымны әйтеп тормыйм инде (елмая). Мюнхеннан Санкт-Вольфганг шәһәренә барганда Зальцбургны да күрергә насыйп булды. Кунакханәдә яшәдек. Биредә велосипедлар да арендага бирелә. Велосипедларга утырып, бер 30-40 чакрымнар гына йөргәнбездер без. Тауларга мендек, саф һава суладык. Австриянең табигате искиткеч матур. Ә менә Мюнхенның соры архитектурасы гына күңелгэ ятып бетмәде. Әмма юлларының чиста булуы шаккатырды. Сыйфат ягыннан да бик әйбәт. Юлда йөргәндә дә машина йөртүчеләр бер-берсенә ихтирамлы, - диде җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә.

Айрат Ильясов курортлы булмаган җирләргә гаиләсеннән башка гына йөрергә гадәтләнгән. Исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә шоумен җырчы тормыш иптәше Ләйсән Сөнәгатова белән Ралина, Ильвина исемле кызлар үстерә. Ә диңгез ярларына барганда җырчы һәрвакыт гаиләсе белән бергә ял итә. Бу сәяхәтеннән Айрат гаиләсенә, дусларына шактый сувенирлар, киемнәр һәм тәмле чәй ризыклары алып кайткан.


Эльза ГАЗИЗОВА.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев