Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы?

Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.

Шуңа да еш кына Айгизәнең фотографияләре астына: "Əтиең моңа ничек карый?" - дип комментарийлар калдыралар. Бу сорауга яшь җырчы болай дип җавап бирә: "Əйбәт, аңа ошый. Гүзәл белән без бик охшаш. Əлеге образ ярдәмендә безне аеру бик җиңел: мин - шайтан, Гүзәл - әйбәт кыз"...

Киенүенә түгел, ә менә кызның җырлавына әтисе һәрчак каршы була. Моның хакта Айгизә үзенең Инстаграмында болай дип яза:
- Əти җырчы язмышын сайлауны өнәми иде, янәсе, авыр эш, хатын-кыз өчен түгел. Ул хаклы. Аның ничек тир түккәнен, көн дә арып кайтканын күреп торам. Нинди генә исемнәргә лаек булып, дистәлгән еллар сәхнәдә булуына карамастан, ул да һәр чыгышы алдыннан борчыла.

Минем җырлавыма өч ел дәвамында каршы торды. Хәзер бар да башкача. Юк, башка ачуланмый, ризалашты! Минем чыгышымны тыңлагач: «Син миңа караганда да югарырак үрләр яулый аласың бит», - диде һәм хәзер без бергә җырлап йөрибез.

Зоя Солошина

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X