Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аяклар аша да сихәт алып була

Безнең аякларда билгеле бер орган белән бәйле энергия зонасы бар. Димәк, алар аша үзебезнең сәламәтлегебезне ныгытып була, дигән сүз.

Шундый процедураларның берсе – аякларга алма серкәсе ваннасы ясау. Бу ысулны белгән кешеләр бик күптәннән файдаланган. Ул ябыгырга, ашкайнату һәм тын алу проблемаларын җиңеләйтергә һәм тире сыйфатын яхшыртырга булыша.

Безнең аяклар көн саен күпсанлы микроблар йогынтысына эләгә, ә кислородка кытлыгы (аяк киеме эчендә) инфекцияләр, сөялләр, начар ис китереп чыгара һәм аларны коры, кытыршы итә.

Алма серкәсе бактерия һәм микробларны юк итүче биологик актив матдә ләргә бай. Шуңа күрә ул сәла мәтлек белән бәйле күп төр ле проблемаларны хәл итүдә нәтиҗәле табигый чара булып тора.

Ул начар истән коткара, гөмбә инфекциялә рен дәвалый, тирене йом шарта, аның сыйфатын яхшыр та һ.б. Болардан тыш, аны куллану бик гади.
Бары тик тазга җылы су һәм бер стакан алма серкәсе салып, теләк буенча, үзегез яраткан берничә тамчы эфир мае өстәргә кирәк. Әлеге катнашмага аякларыгызны тыгып, ярты сәгатьләп утырырга гына кала. Процедураны атнага бер ясасагыз да, нәтиҗәсен сизми калмассыз.
Сөялләрдән котылу өчен аякларыгызны серкә белән суның 1:1 нисбәте катнашмасында 45 минут тотып, аннары үкчәләрегезне йомшак пемза белән ышкыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев