Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авырткан урынны яхшы күрсәтүче система

Республиканың «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы халыкның тормышын тагын да яхшырту, сыйфатлырак итү өчен Президентыбыз указы нигезендә барлыкка килгән иде.

Бүгенге көндә бу система ярдәмендә халык юл, коммуналь хуҗалыгы, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, территорияләрне төзекләндерү, экология, җәмәгать транспорты өлкәсендәге һәм Татарстан Республикасындагы башка проблемаларны күтәрә. 

Яшел үзәнлеләр нинди моң-зарлар белән мөрәҗәгать итәләр соң? Бу хакта узган сессиядә район Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Сапожников сөйләде.
2018 елда Яшел Үзән муниципаль районына тикшерү өчен «Халык контроле» системасына 1048 мөрәҗәгать кергән. 2017 ел белән чагыштырганда бу сан күбрәк. Шулай итеп, халыкның дәүләт хезмәтенә ышанычы артканнан-арта бара. 
– Аеруча территория­ләрне төзекләндерүгә кагылышлы сораулар артты, муниципаль юлларны карау шул ук дәрәҗәдә калды. Санкцияләнмәгән чүплекләр буенча да мөрәҗәгатьләр кимеде. Аның каравы хуҗасыз этләр буенча шикаятьләр күбәйде. «Территорияне төзекләндерү» тематикасы буенча 431 шикаять басылган, ә 343е буенча карар кабул ителде. Мәсәлән, 5нче гимназия янында автомобиль куяр өчен урын кирәк иде, мәйданчык ясалды, – дип сөйли җитәкче.  
«Халык контроле»нә килгән мөрәҗәгатьләр буенча мониторинг көн саен үткәрелә. Чишелеше буенча инде вакыты чыкканнарга аерым игътибар бирелә, алга таба хәл итәр өчен киңәшмәгә тәкъдим ителә. Сис­теманың ачык булуы, башкаручылар хезмәтенә бәя бирергә мөмкинлек тә әле. Ул проблеманы чишәргә гражданнарга гына ярдәм итеп калмый, ә район хакимиятенә дә авырткан урыннарны күрергә булыша. Безнең һәркайсыбыз uslugi.tatarstan.ru порталының шәхси кабинетында теркәлә һәм «Халык контроле» системасында заявка калдыра ала. Битараф булмыйк, үз тормышызны яхшыртырга теләсәк, үзебезгә үк тырышырга кирәк. 

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев