Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыр ситуацияләрдән чыгу юлын ничек табарга?

Бервакыт остаз шәкертен тау итәгендә урнашкан паркка алып килгән. Паркта стеналары шома һәм биек бик катлаулы лабиринт бар икән. Ул түбәсез булган һәм юлларын кояш нурлары яктырткан. Остаз шәкертне лабиринтка керү капкасына китергән дә, чыгу юлын эзләп табарга кушкан.

Шәкерт аның эчендәге буталчык юллар буйлап көне буе һәм төне буе йөргән, әмма һәрвакыт тупикка килеп чыга икән. Аннан чыга алуына өметен өзеп, җиргә егылган һәм йоклап киткән.

Җилкәсенә кемнеңдер кагылуын тоеп, шәкерт күзләрен ачкан. Янында остазы тора икән.
– Минем арттан бар, – дигән ул аңа.
Лабиринттан чыккач, тауга күтәрелә башлаган. Менеп җиткәч: «Аска кара!» – дип боерган.
Алар басып торган урыннан лабиринт уч табанындагы кебек күренә икән.

– Моннан карап, лабиринттан алып чыга торган юлны эзләп таба аласыңмы? – дип сораган остаз.
– Әйе, – дигән шәкерт. – Игътибар белән карарга гына кирәк.
– Аны тап һәм яхшылап хәтереңә салып куй, – дип өйрәткән остаз.

Бераз вакыттан соң алар таудан төшкән, шәкерт бер тапкыр да адашмыйча лабиринттан чыккан.
– Син бүген алган сабак Яшәеш Осталыгы серләренең иң мөһименең берсе, – дип, капка янында каршы алган остаз шәкертен. – Ситуациядән ераккарак киткән, аңардан биеккәрәк күтәрелгән саен, синең карашың зуррак мәйданны күрә һәм дөрес чишелешне табу җиңеләя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев