Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыр очрак

​​​​​​​Хәзер “мода”да булмаса да, егет башым белән хат язып эчемне бушатырга булдым әле.

Без яшьләрнең нәрсә инде, шул мәхәббәт... ә бит шундый матур башланган иде...

Бер юлы, тренировкадан соң, шау-шулы, тынчу тулай торакка кайтасым килмичә, күл буендагы җәйге кафега кереп утырдым. Минерал су һәм ике порция коймак алып, пластик урындыкка утырганнан соң, арыган аякларымны өстәл астына  суздым. Тик ялгызлыгым озакка бармады, каршымда ике кыз пәйда булды:

-Сезнең янда бушмы?

Мин баш селкегәннән соң, подностагы берәр бокал сыра, чипсы, чикләвек өстәлгә күчте һәм алар экзамен, сессия турында бик җанланып сөйләшә башладылар. Медучелищеда укыйлар бугай. Озак та үтмәде, дустым Рәфис килеп басты:

-Ну, Марат, мин синең кайда икәнеңне белә идем, тик шундый искиткеч ике кыз компаниясендәдер дип башыма да килмәгән иде.

Рәфис мәзәкләп такылдарга тырышса да, аның хәле начар икәнен мин белә идем.

-Марат, мине җыелма командадан төшереп калдырдылар. Әйдә исергәнче эчик әле! Әй, синең белән исереп буламени! Эчмисең бит син!

-Нәрсә, ярдәмгә дустыңны чакырдыңмени? – дип сорап куйды кызларның сары чәчлесе.

-Юк, кызлар, ярдәм дустыма кирәк. Ул гимнаст, травма алган иде, җыелма командадан төшереп калдырганнар үзен, эчәргә иптәш эзли.

-Син дә гимнастмы? Кулыңда минераль су гына булуына караганда, син әлегә командада.

-Юк, мин боксер, минем җиңүләр алда әле.

Ул кичтә Рәфис аркасында миңа менә дигән кыз белән танышу насыйп булды. Без Алинә белән шунда ук бер-беребезне ошаттык. Бер айдан, кызлары өчен әниләре түләп торган бер бүлмәле фатирда икәү яши башладык. Тренировкадан соң сөйгәнең көтеп торган фатирга очып кайтуларның нинди рәхәт булуын белсәгез иде! Кысан кухняда икәүләшеп кичке аш әзерләү, һәр килеп чыккан коймакка сөенүләр... Ярышлардан медаль белән ашкынулар (бусагада фәрештәң көтеп торганда оттырырга һич ярамый!)...

Тик... мин катырак яраткан, күрәсең... Мине илебезнең студентлар чемпионаты җыенына чакырдылар.

-Марат, минем бер айдан туган көнем, 20 тула. Минем иң-иң бәхетле, чибәр, сөйкемле һәм шат буласым килә. Ә моның өчен синең янымда булуың кирәк. Алайса, син кайтырсың, ә урының инде буш түгел...

-Мин өлгерергә, кайтырга тырышырмын.

Әмма мин өлгермәдем. Ике атна буе бер минут ялсыз тренировкалар, алардан соң ярымтере халәттә кайтып авасың. Тренерлар бер тамчы кызганусыз егетләрне бер-бер артлы төшереп калдыра баралар, ә мин калдым. Мине җыелма командага алдылар һәм чемпионатка керттеләр. Бик күп көч куеп, авыртуларга, түзә алмаслык аруларга чыдап, барлык ихтияр көчемне туплап кына өченче урынга ирештем. Илебезнең студентлар чемпионаты призеры булдым!!!

Мин почет пьедесталында басып торган көнне, ВКонтакте челтәрендә салмыш Алинәнең дус кызлары һәм таныш түгел егетләр төркемендә күңел ачкан роликлары пәйда булды. Ә соңрак телефоныма: “Кадерлем, син соңга калдың. Урының инде буш түгел” дигән эсэмэска килде.

Ничектер, бик әшәке килеп чыкты, соңга калдыңмы – син артык.

... Сумкамны тулай торакта калдырдым да, зур чәчәк бәйләме тотып таныш фатирның кыңгырау төймәсенә бастым. Ишекне, хуҗаларча шортиктан гына йөрүче таныш түгел егет ачты:

-Алинә өйдә юк, аның бүген экзамен, соң кайта. Ни дә булса тапшырыргамы?

Ике атна сизелми дә узып китте. Академиядә укулардан соң спортзал: парлап эшлим, капчык кыйныйм, штанга күтәрәм, яшь малайларны бокс серләренә өйрәтәм. Шуннан соң җиңел булып китә, Алинә онытылып тора һәм күңелдә ул кадәр үк авырлык булмый.

Тренировкадан соң, акрын гына минералка эчеп, моңсу уйларга батып кафеда утыра идем:

-Сезнең янда бушмы? – дигән тавышка күтәрелеп карасам, өстәлем янында Алинә басып тора.

-Син ник шулай бик тиз кул селтәдең? Рингта бит син хәлдән тайганчы сугышасың. Интернетта  мин синең бөтен көрәшеңне һәм пьедесталда басып торуыңны карадым. Ә монда нигә бик тиз бирештең? Рингта гына түгел, тормышта да ир бул син! Мәхәббәтең өчен дә шулай аямый көрәш!

-Ә кирәкме соң, Алинә?!

Хөрмәтле газета укучылар, әгәр дә йөрәк: ”Менә бит ул яныңда гына, шундый якын, шундый сөекле, ал кулыннан – һәм барысы да элеккечә булачак” – дип кычкырса, ә акыл белән: “Ул сиңа хыянәт итте, нинди дә булса хәл килеп туса, ул моны кабат эшләячәк”, - дип аңласаң – кемне тыңларга? Йөрәкнеме әллә акылнымы?..

Мин кичермәдем!

Хыянәтсез мәхәббәт теләп, Марат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев