Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылны яшәртүчеләр

Аның кебекләр турында: «Тиешле вакытта, тиешле урында» диләр. Сүзем Түбән Урысбага авылы мәдәният йорты мөдире Люция Садриева һәм аның хезмәттәшләре турында.

Мәдәният йортының эшчән леге һәрвакыт халык күз алдында. Сабантуйлар, төрледән – төрле бәйрәмнәр, кичәләр уздырып, халыкны тәбрикләү, мәдәният һәм сәнгать өлкә сендәге яңалыкларны халык ка җиткерү эшләре белән без нең авылда унбер елдан бир ле Люция Рәхимулла кызы шө гыльләнә. Шул вакыт аралыгында ул, өстәмә һөнәри белем бирү институтының «Халыкка мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт күрсәтү» белгечлеген ала.

Мәдәният йортын бер үзе җитәкли. Оештыручы вазифасына штат юк. Төрле мәдәни чараларда катнашырлык авылда яшьләр һәм урта буын вәкил ләре дә бик аз. Ләкин Люциябез шушы азчылыктан да, чыгыш ясарга атлыгып торучыларны таба алды. Гыймадиева Миләүшә, Корбангалиева Гүзәл, Ибәтуллина Гөлгенә һ.б.

Соңгы елларда Люция белән Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова бергәләшеп эшли башладылар. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясау өчен бер-берсе нә «кунакка йөрешәләр». Гөлфи нәнең тормыш иптәше Рөстәм, улы Рәдис тә музыкаль опе ратор буларак ярдәм итә. Гөлфинәнең килүен дүрт күз белән көтеп алабыз. Моңлы җырлары белән ул безне уйландыра, шаяннары белән көлдерә, шигырьләре белән шигърият яратучыларны иркәли.

Билгеле, күп эшләрне Люция оештыра. Ул үзе мәдәният йорты мөдире, үзе режиссер, үзе кос тюмнар тегүче, үзе грим салучы, үзе сынчы. Соңгы елларда кардан матур-матур сыннар ясый башладылар. Урамнан узучыларны Кыш бабай һәм Кар кызы сәламли. Быел күшәп ятучы үгез сыны да пәйда булды. Аның койрыгындагы бер-бер булып аерылып торган йоннарын күрсәгез сез! Сынчы Бакый ага Урманче иҗат иткән, диярсең!

Әле болар гына түгел, Люциябез матур итеп җырлый, шигырь-хикәяләрне сәнгатьле итеп укый, бии һәм театраль өзекләрдә төрле рольләр башкара. Төрле дип әйтәм, чөнки ул кызлар, егетләр, ирләр образларын да оста гәүдәләндерә. «Мунча ташы» театры иҗатындагы өзекләрне (шәһәргә барып карый алмаучылар өчен) тиз арада өйрәнеп алып, һәр бәйрәм саен тамашачыларны ял иттерәләр. Классик драматургларның әсәр ләрендәге рольләрне дә ос та башкаралар.

Репертуар зур. Кәрим Тинчуринның Исмәгыйле дә, Хәлиле дә, Галиябануы да була ала.
16 гыйнвар көнне барлык Идел аръягы мәдәният хезмәткәрләренең «Яңа елда – яңа җырлар» дип аталган чыгышларын карап рәхәтләндек. И, матур булды да инде концерт! Алкышлый-алкышлый уч табаннары «пеште». Чыгышлар берсеннән-берсе матур булды. Олы Шырдан авылы мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова искиткеч матур тавыш белән мәгънәле шигырьләр, матур сүзләрне бәйләп программаны алып барды. Һәр җырлаучыны сокланып тыңладык. Тирә-ягы бызда шундый талантлар булуына шатландык. Барлык чыгышлары олы мактауга лаек булды.

Кышкы салкын көннәрдә без нең күңелләрне шулай җы лытканнары өчен аларга зур рәхмәт. Киләчәктә зур иҗади уңышлар юлдаш булсын.
Кыш артыннан яз килә, җәй җитә. Җәй көне мәдәният йорты тирәсе чәчәкләргә күмелә. Люция җыештыручы Гөлсу Корбангалиева, китапханәче Лилия Сәлимханова белән кулга-кул тотынышып эшли. Өч хатын-кыз мәдәният йортында тырышып хезмәт куя. Уздырылган чараларда бер-берсенә булышалар.
Зур югалтулар, авырлыклар белән 2020 ел тәмамланды. 2021 ел язы яңа программалар, җиргә сафлык, муллык, тынычлык алып килсә иде.

Кәүсәрия Гарипова.
Түбән Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев