Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылның яшь эшкуарлары «Россиянең яшь эшмәкәре 2020» конкурсында катнаша ала

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшмәкәрләре «Россиянең яшь эшмәкәре 2020» бөтенроссия конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашу өчен molpred-116.ru сайтында теркәлергә, шулай ук, анкета тутырырга һәм аны molpred2020rt@mail.ru адресы буенча җибәрергә кирәк.

Гаризалар кабул итүнең соңгы көне - 28 август.

Гариза бирү һәм катнашу өчен түбәндәге 8 номинациянең теләсә кайсын сайларга мөмкин: «Интернет-эшмәкәрлек», «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль эшмәкәрлек», «Җитештерү», «Инновацион эшкуарлык», «Сәүдә» һәм «Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе».

Төбәк этабы финалы агымдагы елның 1 сентябрендә узачак. Җиңүчеләргә бизнесны үстерү өчен хезмәтләргә 15 мең, 25 мең һәм 50 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырылачак. Иң яхшы эшмәкәрләр федераль этапта катнаша һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итә алачак. "Россиянең яшь эшмәкәре - 2020" бөтенроссия конкурсы финалы Уфада узачак.

Исегезгә төшерәбез, "Россиянең яшь эшмәкәре" конкурсы ике этапта - төбәк һәм федераль дәрәҗәдә уза. 2019 елда финалистларны бүләкләү тантанасы Казанда булды. Татарстан Республикасы башкаласына бөтен илдән 400гә якын эшмәкәр килде, ә республикабызда яшәүчеләр берьюлы дүрт номинациядә җиңүче булды.

Төбәк этабы Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» проекты ярдәмендә үткәрелә. «Россиянең яшь эшмәкәре - 2020» конкурсы «Эшкуарлыкны популярлаштыру» милли проекты кысаларында оештырылды.

Конкурсны оештыручылар - яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм «Россия яшьләр эшкуарлыгына ярдәм үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев