Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылларны саклау- актуаль мәсьәлә

Авыл эшчәннәренең хезмәт активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинары Чүпрәле районында узды. Анда Яшел Үзәннән барлык җирлек башлыклары да катнашты.

Мондый семинар-киңәшмәләрнең республикабыз да үткәрелә башлавына ун ел. Быел анда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру, авыл хуҗалыгында кече форма дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү һәм авылларда эшмәкәрлекне үстерүдә заманча алымнар куллану мәсьәләләре күтәрелде.

Кече хуҗалыкларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышуда аграр сектор башлыклары, 9 муниципаль ра йонның авыл җирлеге җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук, респуб лика министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Семинарда доклад белән чыгыш ясаган Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина мондый киңәшмәгә карата фикере белән уртак лашты:
– Әлбәттә, мондый очрашуларның оештырылуы яхшы, чөнки анда бүгенге көннең авырт кан проблемалары күтәрелә. Ә хәзерге вакытта аларның иң актуале – авылларны юкка чыгармау. Безгә ничек тә булса яшьләрне тартыр га кирәк авылларга, балалар үстерергә курыкмасыннар иде. Моның өчен, аларны кызыктырып, үзенә җәлеп итә торган, шәһәрнекеннән ким булмаган яшәү һәм хезмәт итү өчен шартлар булдырырга, үз эшләрен ачарга ярдәм итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев