Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылларда сәдака акчасы кемнәр алдында саналырга тиеш

***

– Авылларда сәдака акчасы кемнәр алдында саналырга тиеш? Яки хәзрәт үзе генә саный аламы?

– Сәдака җыелган сандык билгеләнгән кешеләр тарафыннан ачыла, алар шулай ук ​​акча саный, аннары сандыкны ачу акты төзелә һәм акчаның суммасы языла.

– Рамазан аенда ир затлар мәчеттә тәүлек әйләнәсе калырга тиеш дип ишеттем. Ничә көн? Нишлиләр алар анда? Бу фарызмы?

– Иттикаф (мәчеттә өзлексез булу) – ният белән билгеле бер вакыт мәчеттә калу. Рәсүлүллаһ (с.г.в.) һәрвакыт иттикаф кылды, шуңа күрә
күп мөселманнар аңа иярергә тырыша. Иттикаф Рамазан аеның үзенчәлегенә әйләнде һәм тугры, диндар Аллаһ колларының практикасы булып санала. Гомумән алганда, сөннәт иттикафы Рамазан аенда ким дигәндә ун көн дәвам итәргә тиеш, югыйсә сөннәт үтәлмәячәк. Әгәр дә кеше иттикаф вәҗибенә (ант буенча иттикаф) вәгъ­дә биргән булса, ул ким дигәндә бер көн һәм бер төн дәвам итәргә тиеш. Ирләр өчен иттикаф мәчеттә генә башкарылыр­га тиеш. Иттикафның төп максаты – кеше йөрәген Аллаһка бәйләү. Ул (кеше) эчке концентрациягә ирешкәндә көндәлек әйберләр, эшләр турында уйламаска, кайгырмаска, мәчеттә булганда гыйбадәттә мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрергә, көндәлек биш намазга өстәп, Коръән, зикерләр, нафил намазлар укырга тиеш була. Шулай ук, хәтта гаепле гамәлләр дә кылмый. Иттикаф фард (мәҗбүри) түгел, ә сөннәт гамәлләрдән санала.

– Ифтарга ураза тотмаган кешеләр килә аламы?

– Ифтарның төп мәгънәсе нинди? Тантаналы аш – ифтарны оештыручы имандашларын Изге Коръән сүрәләрен укырга, дога кылырга һәм авыз ачарга чакыра. Шулай итеп, сез соравыгызда искә алган кеше таләпләргә туры килми, ягъни савап алмая­чак. Ләкин, аны ифтарга ибрат (гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт) өчен чакырырга мөмкин. Аллаһ Тәгаләнең бөек юмартлыгы турында сабак алсын hәм Рәсүлүллаһ (с.г.в.) юлыннан барган кешеләр кебек үзенең дә савапка ирешә алуын аңласын өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев