Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылларда мондый көнне үзенә бер төрле, аерым атмосфера хөкем сөрә

Чөнки биредә көчле рухлы һәм һәр нәрсәгә җаваплылык белән карый торган кешеләр яши.

Сайлаулар һәм тавыш бирүгә аеруча җитди караш. Шуңа да авыл җирлекләрендә, гадәттә, көннең беренче яртысында инде барлык халык, диярлек, билгеләнгән участокларга бара һәм гражданлык бурычын өстеннән төшереп, тавык та чүпләп бетермәслек көндәлек мәшәкатьләренә чума.

Бүген мөһим чара - Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә үз ихтыярыңны белдереп, "әйе" яки "юк" дип тавыш бирүнең төп көне. Күпчелек инде фикерен алдан ук, 25-30 июньдә үк, тиешле урыннарга барып әйтергә өлгерде.

Яшел Үзән районында сайлау участокларында тәртип, барлык саклану кагыйдәләре тиешенчә үтәлә. Хәзерге вакытта инде халык агымы юк, кешеләр берән-сәрән генә күренә.

Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә, гомумән, 95 төп һәм 1 вакытлыча (Үзәк хастаханәдә) сайлау участогы эшли. Иҗтимагый күзәтүчеләр сыйфатында 450 кеше теркәлгән.

Хастаханәләрдә дәваланучылар, бала тудыру йортындагы әни булырга җыенучылар һәм инде бу көннәрдә балаларын кулларына алганнар, шулай ук, тавыш бирде. Исемлектәге 12 хатын-кызның икесе үз гомерләрендә беренче тапкыр сайлады.

Нәрсәгә булса да карата үз карашын, ихтыярын белдерергә 18 яше тулган һәркем хокуклы. Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча үз фикерегезне белдердегезме әле? Сайлау участоклары кичке 8:00 сәгатькәчә сезне көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев