Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылларда каз өмәләре гөрли

Башка авыллар шикелле Олы Ачасыр су буенда урнашмаса да, авыл халкы ел саен каз-үрдәкне күпләп асрый. Бу авыл кешесенең тырышлыгын, мул тормышта яшәргә тырышуын күрсәтә.

Менә  шулай, күптән түгел генә  авылның иң уңган киленнәренең берсе Кадрия Гарәфетдинова үстергән казларны башкарырга (кар яуганны, катырганны көтеп торып булмый, өлгергәннәр инде казлар. Әнә нинди булганнар!)   аның дуслары, туганнары җыелды.
Мәзәк сүз, уен-көлке белән берничә дистә казны тиз генә йолкып та куйдылар  алтын куллы  Ачасыр хатын-кызлары.  Фотолардан да күренеп тора, казлары тутырган тавык кебек, симез, ертылмаган да, «сүтелмәгән дә»!  Ул арада  авыл активисты гармунчы Әнвәр Абзалин да  килеп җитте. Халкыбызның «Каз канаты» җырын гармунсыз да җырлап була анысы. Әмма Әнвәр абыйга кушылып  җырласаң, каз өмәсе  тагын да күңеллерәк һәм гомергә истә калырлык була!
Афәрин, авылдашлар! Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәвегезне күреп, күңелләр сөенә!

Гөлназ Зарипова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X