Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылга миллионнар күктән төшми

Әле берничә ел элек кенә халык теленә килеп кергән үзсалым безгә инде ят сүз түгел. Бу акчаның авыл урамнарын, юлларны төзекләндерү, зират тирәләрен койма белән тоту, күперләр ясау, чишмәләрне яңарту, урамнарны яктырту, гомумән, авыл җирлеген төзекләндерү өчен күп кенә эшләрне башкару өчен тотылуы турында да күп яздык, бихисап сөйләдек.

Сер түгел, авылларга миллионнар күктән төшми, ә менә үзара салым бу очракта бик тә ярап куя. Бер сумга дәүләт өстәп биргән дүрт сум ярдәмендә башкарылган эшләр дә авыл халкының күз алдында.
Шуңа да беркемне дә алдап булмый. Акча җыю бер, аның нәтиҗәсе булу мөһим. Үзсалым кертү өчен халыкның  ризалыгы кирәк. Шушы уңайдан районда 19 ноябрьдә референдум узачак та инде.  Референдум сайлауны хәтерләтә. Сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирсәк, монда билгеләнгән күләмдәге акчаны (200, 600 сум, мәсәлән) бирүгә «мин каршы түгел» дип тавыш бирәчәкбез. Референдумда авыл җирлегендә яшәүче 50% +1 кеше катнашкан очракта, ул үткән дип санала. Ә шул катнашучыларның 50%тан артыгы үзара салым җыюга ризалык бирсә генә, үзара салым җыелачак. Инде күп тапкырлар бу хакта газета укучыларга аңлатсак та, тагын бер кат исегезгә төшерү комачауламас. Мисал өчен, 100 сумнан  җыелган  үзара салымга 400 сум өстәләчәк. Шулай итеп, ул 500 сум булачак. Шуңа да «мин белмәдем», «акча ни өчен җыялар» кебек сораулар булмасын өчен референдумга барырга, авылыңның киләчәге өчен битараф калмаска чакырабыз.

Олы Ачасыр
Олы Ачасырда үзсалым акчасын 300 сум итеп җыйганнар. 2014-2017 елда халыктан кергән үзсалым барлыгы 304 300 сум тәшкил итә. Респуб­лика ярдәмен дә кушып куйсак, гомуми сумма – 1 486 020 сум килеп чыга. Ә акчага урын һәрвакытта да табыла. Ут баганаларын карарга, чишмәләрне төзекләндерергә, юлларны кышын кардан чистартырга, җәен шулай ук тәртиптә тотарга, янгын сүндерү машинасын тәэмин итәргә кирәк. Болары шулай ук акча таләп итә торган вак-төяк эшләр генә. Авылның иң авырткан урыны – юллар. Акрынлап булса да, сала юллары да тигезләнә. Вак таш сатып алу өчен генә дә быел кергән үзсалым акчасыннан 629 775 сум тотылган. Быел Кооперативная, Үзәк   урамнары көзге-язгы пычрак көннәрдә дә рәхәтләнеп йөрерлек итеп ясалган. Кайбер тыкрыкларга да вак таш җәелгән. Шулай итеп, 1-2 елда бөтен авыл урамнарын төзекләндереп бетерергә исәпләре. Әлбәттә инде, монда халыкның бердәм булып, үзсалым акчасын тапшыруы мөһим.
– Киләсе елда да үзсалым акчасын 300 сум итеп калдырырга исәп. Әлбәттә, халык, елдан-ел акчаны теләп, аңлап тапшыра. Чөнки башкарган эшебез күз алдында. Һәм киләсе елларга да планнарыбыз зур. 2018 елда җыелган үзсалым акчасыннан балалар мәйданчыгы ясау өчен өлеш чыгарырга уйлап торабыз, – дип сөйли Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин.
Менә шулай, төрле проектлар, уй-планнар белән яши авыл җирлеге.  Кемнәндер ярдәм көтеп, нәрсәгәдер өмет итеп яши торган заманнар күптән артта калды шул. Якты киләчәк, уңайлы яшәешебез үзебез кулларда. Шушы гади генә нәрсәне төптән аңласак иде.

Тулырак язманы газетаның җомга саныннан укырга була.

Фоторәсемнәр авыл җирлекләреннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: