Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылдашларыма мөрәҗәгатем бар

Туган авылым Олы Яке чишмәләргә әлләни бай түгел. Әмма авылны су белән тәэмин итүче берничә чишмә бар.

Шуларның берсе – Күнә тавыннан агып чыга. Моннан 70 еллар элек, төгәл датасын инде белүче кеше дә калмагандыр, Шәйхулла абый Сәйфетдинов башлангычы белән авыл уртасына торбалар сузып төшергәннәр иде. 
Икенчесе – кечкенәдән күңелемә кереп калганы – тау астындагы кое. Бу кое әнием Фәгыйлә Ибәтуллина һәм Рәхимә апа Назыйрованың тырышлыгы белән барлыкка килгән. Әнинең сөйләве буенча, ул елларда авылыбызда су мәсьәләсе шактый кискен торган. Ул Үзәк урамга килен булып төшә. Яшь килен Күнә тавына суга йөри башлый. Шулай су юлында йөргәндә, үзләре яшәгән нигездән ерак булмаган гына бер урында, тау астында юешләнеп торган урынны шәйләп ала. Кызыксынучан холыклы килен шул урынны әтиемнең солдаттан кайткан котелегы белән казып, кер юуарга булса да ярар әле дип, чокырга котелекны батырып калдыра. Ә икенче көнне таң белән торып су китерергә чыккач, шул котелекка чип-чиста су тулганын күреп хайран кала. Чыганак шактый мулдан була. Әнием күрше йортка яңарак кына яшь килен булып төшкән Рәхимә апаны уятып, су ташый башлыйлар. Сөйләшә торгач, икәүләп бу чокырны тагын да киңәйтеп казыйлар. Тау итәгеннән ургылып су чыкканын күргән ир- егетләр чишмәне тагын да зурайтып, бура утырталар. Шуннан соң торбалар сузып, суны урам башына китерәләр. 
Минем исәпләвемчә, чишмә чыгуга быел 60 ел тула. Мул сулы бу чишмәдән күпләр файдалана, хәтта кайбер кешеләрнең өйләренә дә шушы чишмә суы кергән. Авылдашлар бу чишмәне даими кайгыртып, карап торалар. Шәһәрдә яшәүчеләр авыл күчтәнәче итеп әлеге чишмә суын алып китә. 
Әнинең бакыйлыкка күчүенә быел өч ел булды. Ул чишмә яныннан узган саен безгә су табу тарихын сөйли иде. Мөгаен, бу чишмә аңа яшьлеген искә төшергәндер. Рәхимә апа да олыгаеп килә инде. Авылдашларыма минем бер мөрәҗәгатем бар. Әйдәгез, бу чишмәгә «Фәгыйлә белән Рәхимә чишмәсе» дигән исем бирик. Аларның җиңел кулы белән типкән бу чишмә беркайчан да дөнья йөзеннән югалмасын, шифалы суы белән сусауларны бассын, авылыбызның тарихи бер һәйкәле булып саклансын иде! 

Разия Шакирова-Ибәтуллина.
Казан 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X