Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылда тәртип булырга тиештер бит инде?!

Татар Танаеннан булам. Бездә, шөкер, көтү чыга. Тик кайберәүләр анда кумый гына, сарыкларын урамга чыгарып җибәрүне хуп күрә. Бу бернинди кысаларга да сыймый. Маллары булганнар көтүгә куа бит, ә аларга бернинди закон да юкмы?!

Җирлек башлыгы Фәнис Фәритовичка ике тапкыр әйттем. Ул тыңлата алмады ахрысы. Авыл советы да тыңлата алмагач, кая барырга?! Кешене санларга кирәктер инде, бу эш түгел бит. Бу...ка батканнар, исләренә чыдарлык түгел, авылда тәртип булырга тиештер бит инде?! Көтүгә чыгарып, акча түлиселәре килмәсә, киртә куйсыннар да, үзләре яннарында тотсыннар.

Редакциядән: Без бу гаилә белән элемтәгә чыктык һәм алар безгә түбәндәгене җавап бирде:

– Газетага кадәр барып җиткәннәрмени инде?! Әйе, көтүгә кумаган идек шул, дүрт сарыгыбыз һәм бәрәннәре бар. Күршеләр үзләре дә казларын күлгә төшерми, безнең капка төбендә яталар, бер сүз әйтмибез бит. Аннан алар безнең тыкрыкта йөри, күрше-тирәгә зыян салмый. Хәзер сарыкларыбызны чыгармыйбыз, шуның өчен кеше белән талашып ятасыбыз килми.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев