Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл тәрбиясе

Бүгенге көндә иң зур чишелә алмаслык мәсьәлә – милләт вәкилләрен борчый торган, авыл тәрбиясенең үз мәгънәви тирәнлеген аңламавыбыздадыр.

 

Мин авылларда күп йөрим һәм бер бик тә аяныч күренешкә игътибар итәм.
Һәр авылның тарихи яшәешендә, үзенә генә кадерле һәм тирән эз калдыр ган, күренекле шәхесләре барлыгын беләбез. Аңлашылсын өчен, әллә кайдагы ерак вакыт сызыгына тукталмыйча, ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башында гомер итүче бүгенге яшь буынның күз алдында: авылның авышкан, тәрәзәләре кыегайган, капкалары ауган, ишек алды җиһазлары җимерелгән, биек-биек әрекмән, алабута һ.б. чүп үләннәре арасындагы авыл өйләре күңелләрне тәрбия ли, иркәли аламы? Ә нишләргә?
Безнең Татарстаныбыз белән горурланыр өчен мөмкинлекләр бар, әмма тәрбия темасы күктә асылынып тора шул. Затлы телебез, үрнәк гореф-гадәтләребез, нәсел-нәсәбебез горурлыгын саклый алырлык мохитне булдырганда гына нәтиҗәле тәрбияви эш күрсәтеп булуын аңлыйбыз. Авылдан яшьләр китеп, шәһәрдә эш, әллә кайлардан бәхет эзли. Әмма шул бәхет авылда икәнен аңлаган урта яшьләрдәге ир затларыбызның авылга омтылышы соңгы елларда арта бара. Авылда матур ике-өч катлы йортлар җиткерәләр, мәктәп, мәчет һ.бю төзе лешләрендә катнашалар. Ә кайчандыр балалар чыр-чуы белән гөрләп торган һәм шул йортта тәрбияләнеп, илгә-көнгә зур казанышлары белән уңыш калдырган күренекле шәхесләрнең йорты хуҗасыз, җимерек хәлендә авылның ямен җибәреп, урын биләп утыра.
Тәкъдим: республикабыз, миллионлаган күләмдә нефть, ашлык, машина, самолет һәм башка күп күрсәткечләр буенча Россиядә әйдәп баручы донор Татарстанның күпмедер процент кеременнән авылдагы җимерелергә торган (алар күп тә түгел) йортларны музей-экспозиция ясарга өлеш чыгарса, искиткеч уңай чишелеш булыр иде.
Җәмәгать, Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге советы, авылыгызда күренекле шәхесләр яшәгән йортларның хәзерге торышын күрсәткән фотоларны август аена кадәр klara.filippova.39@mail.ru электрон почтага җибәрүегезне үтенеп сорый.
Юлламагызда авыл исемен, фотода нинди күренекле шәхес йорты сурәтләнүе турында мәгълүмат бирергә дә онытмагыз.
Клара Филиппова,
Г. Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге советы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев