Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл пенсионерларының акчасы арта диләр

2019 елның 1 гыйнварыннан озак вакыт авыл җирендә эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсиясе арта.

Федераль законга ярашлы рәвештә, картлык яисә инвалидлык буенча билгеләнгән страховой пенсиянең 25 процент күләмендә  артуы көтелә. Мондый арту  30 ел авыл хуҗалыгында эшләп, эшләмәүче статусында булганнарга һәм авыл җирендә яшәүчеләргә кагыла. Ягъни кешенең 30 ел стажы, авыл җирендә яшәве һәм эшләмәве кирәк.

Татарстан Республикасында  андый эшләмәүче 50 меңләп кеше исәпләнә.  Аларның барысы да авылда яшәп, стажлары зур һәм 2019 елдан башлап алар әлеге түләүне ала башлый.

Шуны да әйтергә кирәк, 2019 елның 1 гыйнварыннан барлык эшләмәүче   страховой пенсия алучыларга 7,05 процентка индексация ясалудан тыш,  авыл хуҗалыгында җитәрлек стажы булганнар өстәмә рәвештә алачак: 1300 сум – картлык һәм 1 һәм 2нче төркем инвалидлык буенча  страховой пенсия алучылар, ә 3нче төркем инвалид пенсионерлар – 669 сум. Бу сумма  алга таба индексацияләнәчәк.

Яңадан исәпләүләрне Пенсия фонды  пенсия эшләре нигезендә автомат рәвештә алып бара. Әгәр дә пенсионерның кулында  авылда эшләве турында  өстәмә мәгълүмат булганда, алар аны яшәү урыны буенча Пенсия фондына алып килә ала.

Бүгенге көндә Татарстан Пенсия фонды  эше тулы көченә оештырылган һәм киләсе елның гыйнварыннан югарыда әйтелгән түләүләр бирелә башлаячак.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев