Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл мөәзиненең мәетен тапканнар

Ибраһим хәзрәтне акча өчен үтергәннәр, өч баласы ятим калган

Ульяновск өлкәсендә Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исяняевның мәетен тапканнар. Аны үтерүдә шикләнелгән кеше Украина ягына барганда, Белгород өлкәсендә кулга алынган. 164.RU журналисты язуынча, бу хакта Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары Әхмәд хаҗи Маметов хәбәр итә. Мөәзин мәетенең төгәл кайда табылганы билгеле түгел. Шулай ук калган мәгълүматлар да рәсми расланмаган.

Ибраһим хәзрәтнең 3 баласы ятим калган.

16 апрельдә Урта Әләзәннең 5нче мәчете мөәзине – 45 яшьлек Ибраһим хәзрәт – «Газель» автомобилендә терлекләр сатып алырга чыгып китә. Аның 300-400 мең тирәсе акчасы була. Ул Саратов өлкәсенең Черкасское районы Вольское авылы яныннан соңгы тапкыр элемтәгә чыга. Бу авыл – Ульяновск өлкәсенең Павловка авыл белән чиктәш. Ибраһим хәзрәт үзенә терлекләр сатам дип вәгъдә иткән кешене – пассажир сыйфатында «Газел»енә утырып барган кешене – фотога төшерә. Аннары элемтәгә чыкмый. Бераздан аның янган «Газель» автомобиле Павловка авылы янында табыла.

Ибраһим хәзрәтне туганнары, полиция эзли башлый. Ул фотога төшергән ирне федераль эзләүгә бирәләр. Кешеләр аны таный – 36 яшьлек Раил, акчага кызыгып, таларга, үтерергә мөмкин, дип язалар. Аны табучыга 1 миллион сум акча вәгъдә итәләр.

5 көн буе Исяняевны авылдашлары, Павловка авылы кешеләре эзли. «ЛизаАлерт» эзләүдә катнашмый, дип яза сайт.

Урта Әләзән – иң зур татар авылы.

Фото: Вконтактеда Ибраһим хәзрәт фотосы
Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев