Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл хезмәтчәннәренә дан һәм хөрмәт

Табыннарыбыз мул, өстәл түрендә кетердәп торган йомшак күмәч, өстенә ягарга тәмле май, сөт ризыклары, ел әйләнәсе ашарлык яшелчә бар икән, без, әлбәттә, армый-талмый эшләүче авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренә рәхмәтле.

Милли бәйрәмебез Сабан туеның төп геройлары да алар!

Үзәк мәйданда хезмәт алдынгыларын, кыр батырларын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев бүләкләде. Газета укучыларыбызны да районыбызның уңган-булган егет-кызлары белән таныштырабыз:
Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖнең әзер продукция складының I класслы төягеч йөртүчесе Владимир Макаров бүләкләнде;
Татарстан Республикасы агро сәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүдә шәхси өлеш керткәне өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ хезмәткәре Гөлшат Җәләтдинова лаек булды;
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының азык-төлек сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖнең банк операцияләрен алып бару буенча белгеч Диләрә Шәрипова, Дмитрий Чепурский җитәкчелегендәге «Пестречинка» ҖЧҖнең хезмәт коллективы бүләкләнде;
Зеленодольск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән «Залесный «Агрофирмасы» ҖЧҖ зоотехнигы Рәмис Хәмидуллин, «Маевское подворье» ҖЧҖ механизаторы Михаил Батманов, «Майский» теплицалар комбинаты ҖЧҖ хезмәткәрләре Степанида Алексеева, Светлана Ибраһимова, Елена Гайнетдинова, Нәгыйб Сибаев, Евгений Силачев, Наталия Мухина, «Авангард» АҖ механизаторы Виталий Гришин, «ВЗП» Заволжья» ҖЧҖ механизаторлары Илнур Хантимеров, Алмаз Гайфуллин, Марат Хөсниев, Фәнзил Насыйбуллин, шул ук җәмгыять савымчысы Эльмира Әнвәрова, «Тау Иле» авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Рәис Зәйнуллин, «Күгәй» авыл хуҗалыгы кооперативы савымчысы Гөлнәзирә Абдуллина, шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Радик Хәсәнов, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ирек Фатыйхов, «Ак Барс» «Кошчылык комплексы» ҖЧҖ бригадиры Лариса Сабирова, кош караучы Дания Биктаһирова бүләкләнде.
Югары нәтиҗәләргә ирешүегез, лаеклы бүләгегез белән ихластан котлыйбыз. Армый-талмый эшләгән хезмәтегезнең рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев