Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл хатын-кызлары – илебез йолдызлары

Авылга караганда шәһәрдә яшәве, һичшиксез, уңайлырак. Шуңа күрә, бик күпләр туган җирләрен ташлап, «цивилизация»гә күченә. Әмма, шәһәр авылдан башка ачка үлә. Чөнки аларны ашатыр өчен кем дә булса басу-кырларда иген игәргә, яшелчәсен һәм җиләк-җимешен үстерергә, кошчылык һәм терлекчелектә эшләргә тиеш.

Замана кызларының барысы да, диярлек, бәхетләрен эзләп калага китә. Әмма авылда калганнары бер дә үзләрен алардан бәхетсезрәк хис итми, күп очракта, киресенчә, тормышларыннан бик канәгать булып яши. Берәр йомыш белән барып кайтырга туры килүчеләрдән дә еш кына, шәһәрегездә үзегез яшәгез, дигән сүзләрен ишетәсең. Менә шуларда тотынып тора да инде бүгенге авыллар! Рәсәйдә крестьян тормышы беркай чан да җиңел булмаган. Башта алар кабалада, кол хәлендә яшәгәннәр, аннары бер-бер артлы сугышлар башланып, ирләр шунда киткән. Барлык дөнья мәшәкате хатын-кызлар җилкәсендә калган. Сынатмаганнар. Бүген дә җир җимертеп дөньясын алып баралар. Алар – гаилә тоткасы, димәк, авылны бар итеп торучылар. Берәр көнне, дәүләтнең үзләрен онытуларына, бераз ярдәмне дә соңгы нерв җепселе өзелергә җитешкәч кенә сыгып-тамчылап бирүләренә ачулары чыгып, чемоданнарын тутырып, балаларын һәм ирләрен алып шәһәргә күченсәләр, әлегә бераз сулыш алучы авыллар да калмаячак. Шуңа күрә, авылда яшәүче хатын-кызларның ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләре турында һич тә онытырга ярамый. Аларга мөмкин кадәр күбрәк игътибар һәм ярдәм кирәк. Игътибар буларак, 15 октябрьдә махсус көннәре булдырылды. Әлеге бәйрәм идеясе 1995 елда Пекинда узган хатын-кызлар конференциясендә туа һәм бары тик 12 елдан соң, 2008дә рәсми билгеләнә. Аның максаты – авылның хезмәтчән нәфис затларының катлаулы хәлен күрсәтү һәм азык-төлек индустриясе, сәнәгать үсешенә керткән зур өлешләрен тиешле бәяләү. Монда җирдә һәм терлекчелектә эшләүче хатын-кызлар гына түгел, авылда яшәүче укытучылар, табиблар, мәдәният өлкәсе һ.б. хезмәткәрләр дә керә. 
Яшел Үзән районы өчен дә бу бәйрәм яңалык түгел, бездә ул инде әкренләп традициягә кереп бара, берничә елдан бирле билгеләнә. Былтыр Олы Яке авылында узды, ә быел «Авыл хатын-кызлары» көнен Бишнәдә бәйрәм иттеләр. 
– Чара бик матур һәм күңелле булды. Әйшә үзәкләштерелгән клублар системасына кергән 12 авыл үзешчәннәре оештыр ган концерт һәркемнең күңеленә хуш килде, ә махсус кунагыбыз – җырчы Илшат Вәлиев бәйрәмгә тагын да ямь өстәде, – ди Бишнә мәдәният йорты мөдире Илфат Сабиров. – Шулай ук, хатын-кызларыбызны Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин һәм Әйшә үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Светлана Ульданова – Баязитова котлады. Алар рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыр ды. Теләгән һәркем чәй өстәле артында тәмле коймаклар белән сыйланды. Мондый күркәм чара дәвамлы булсын иде. Авыл хатын-кызы таңнан төнгә кадәр эштән бушый алмый инде ул, аңа игътибар да җитеп бетми, гел күңел ачып йөрергә вакыты да юк аның. Һичьюгы менә шундый, аларга махсус багышланган бәйрәмнәрдә булса да игътибар үзәгендә булып, тырышлыклары бәяләнсен иде. Авыл хатын-кызы гомер-гомергә гаилә, халкыбыз традицияләре, әхлак-тәрбия генә түгел, илебез сагында торучы ул.
Әйе, авылда яшәү җиңел түгел һәм шәһәрдә туып үсүчеләрнең төшенә дә кермәгән көндәлек авырлыкларны бары тик көчле рухлы хатын-кызлар гына күтәрә һәм җиңә ала. Ә безнең авылларда яшәүче гүзәл затларыбыз нәкъ шундый. Сәламәт булыгыз, юмор хисен һәм эш диеп, үзегезнең хатын-кыз – нәфис зат булуыгызны да онытмыйча, йөзегезне балкыткан бәхетле елмаю белән яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев