Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл халкының 52 нче Спартакиадасы финалы һәм бүләкләү 6 мартта узачак

Программага 13 спорт төре буенча ярышлар керә.

6 мартта авыл халкының 52 нче Спартакиадасы финалы һәм бүләкләү Әлмәт шәһәре стадионында узачак. Бу хакта үзенең "Инстаграм"ында туры эфир вакытында муниципалитет башлыгы Тимур Нагуманов белдерде.


"Күз алдына гына китерегез - 52 нче спартакиаданың 52 нче финалы. Бу бик зур традиция", - дип мөрәҗәгать итте җитәкче язылучыларга.


"Мин бу көнне, барлык катнашучыларны котлау һәм быел иң көчлеләрне билгеләү өчен түземсезлек белән көтәм ", - дип өстәде Нагуманов, моның "бик шәп вакыйга" булуын ассызыклап.


Ярышлар иртәнге тугызда башлана. Программага 13 спорт төре керә. ГТО, йөзү һәм хоккей буенча команда ярышлары алдан үткәрелде, ә 6 мартта мини-футбол, гер күтәрү, армспорт, милли көрәш, чаңгы ярышлары, өстәл теннисы, шашка һәм шахмат ярышлары, канат тарту һәм җирлек башлыклары арасында электрон коралдан ату ярышлары узачак.
Аларның нәтиҗәләре буенча «яшәүчеләре 800гәчә булган җирлекләр» һәм «800 дән артык кеше яши торган җирлекләр» ике төркемендә иң яхшы авыл җирлекләре билгеләнәчәк.

52 нче спартакиада 20 февральдә булырга тиеш иде, әмма Әлмәт районында аномаль салкыннар аркасында вакыйганы күчерделәр. Ярышлардан тыш җанатарлар һәм спортчылар өчен бәйрәм концерты, ярминкә оештырылачак.


«Мин бу бәйрәм белән хозурланырга һәм бу вакыйгада катнашырга чакырам», - дип өндәде шәһәр башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев