Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл халкын тикшерәләр

Хәзер табибка күренәм дисәң дә мең бәла. Талон алырга кирәк, еш кына ул җитми кала, яисә интернет аша язылырга– анда да сине көтеп тормыйлар. Бушлай УЗИ тикшеренүен әйтмим дә, хәзер ул диспансеризация программасына да кертелмәгән.

Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең медицина учреждениеләре табиблары бригадасы авылларга чыга, халык сәламәтлеген кайгырта дигәч, яшермим, гаҗәпләнеп куйган идем. Терапевт, онколог, эндокринолог, кардиолог, гинеколог, УЗИ табиблары, медицина профилактика үзәге белгечләре авылыңа килеп бушлай тикшерү үткәрсен әле! «Добро в село» акциясе кысаларында район үзәк дәваханәсе табиблары Татар Танае, Күгеш, Олы Ачасыр, Бишнә, Карагуҗа кебек зур авылларга килеп, халык белән очрашты инде. 
– Иң кирәкле белгечләрнең авылга шулай бригада булып күптән килгәннәре юк иде. Бу хакта алдан ук белдерү язып, халыкны чакырдык. 100дән артык кеше килде. Һәм һәммәсе дә табиблар кабул итүне оештыручыларга рәхмәт әйтеп китте, – дип сөйли Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин.

Күгештә исә бригада эшен мәктәптә оештырганнар. Һәр белгеч дистәләгән пациентны кабул иткән. Мәсәлән, терапевт 36 кешене караган, кардиолог – 48, гинеколог – 40, онколог – 50, ә 79 кеше шикәр һәм холес­терин күләмен белү өчен кан биргән. УЗИ һәм ЭКГ ясатучылар да шактый.
Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең әлеге акциясе язын дәвам итәчәк.  Хөрмәтле укучыларбыз, бәлки сезнең дә табибларны авылыгызга чакыртасы киләдер, кайсы табибка күренергә теләр идегез? Бу хакта район үзәк дәваханәсенең кабул итү номерына: 6-08-80, йә редакциягә 5-68-03 номеры буенча шалтыратып хәбәр итә аласыз. Хат аша да теләк-тәкъдимнәрегезне җиткерергә мөмкин.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев