Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авызыңны чамалап ачмасаң, шулай да була

Яшел Үзәндә вазифадагы затка бөтен кеше алдында мыскыллы сүзләр әйткән өчен 32 яшьлек иргә суд карар чыгарган.

Шәһәр заводларының берсендә эшләүче бу ир көндез хатыны белән ачуланышкач бер шешә аракы эчә дә хатынының «Lexus» автомобилендә йөреп килмәкче була. Машинасы белән чәчәк клумбасына кергән һәм аны агрессив йөрткән өчен бу ир янына ЮХИДИ хезмәткәре чакыртыла. Килеп җиткән ДПС хезмәткәрен, әлбәттә инде, ул биш куллап каршы алмый, аңа карата да үзенең канәгатьсезлеген белдерә. Өстәвенә, вазифа башкаручы хезмәткәрнең муенына пневматик пистолет терәп, аның адресына цензурасыз сүзләр кычкыра. ДПС хезмәткәренә исә аның кулын борып пистолетын тартып алырга гына кала. Ул шулай эшли дә һәм аңа карата ачылган җинаять эше судка барып җитә. Менә шулай була инде ул үз хисләреңне йөгәнли белмәсәң.
- Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен таныды, - дип сөйли моның буенча прокурорның өлкән ярдәмчесе Елена Савельева. - Аның шәхесе турындагы барлык мәгълүматларны һәм аның эчкечелек буенча наркологта исәптә торуын исәпкә алып, суд аны 30 мең сум штраф түләтү юлы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итүне карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев