Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылыңның хәле яхшырсын, дисәң – салым түлә

Эшлекле дүшәмбе утырышының берсендә район халкының милек салымнарын ничек «намуслы рәвештә» түләүләре турында сүз булган иде. Күптән түгел әлеге мәсьәләдә алга китеш булган булуын, тик әлләни түгел. 1 октябрьгә яшел үзәнлеләрнең 9 миллионга якын салым бурычы исәп­ләнгән булса, шул көннән алып 10 ноябрьгә кадәр физик затлардан 370 мең сум җир...

Салым җыю - җирлек башлыклары мәшәкате. Районыбыз башлыгы Александр Тыгин аларга активрак булырга киңәш итте. Чөнки җир һәм милек салымы бөтенләе белән урындагы казнага күчә. Ә авылларга акча, ай-һай, ничек кирәк! Хәзер юлларны кардан чис­тарту мәсьәләсе килеп терәлде. Тик җирлекләргә әлеге эшкә акча җитәрлек бирелми. Ник дигәндә, андагы барлык юл-урам челтәренең дүрттән бер өлешенә генә паспортизация ясалган, ә бу, үз чиратында, объектларга респуб­лика бюджетыннан финанслау каралганда, районыбызга күчереләчәк акча күләменә бик начар тәэсир ясый. Мәсәлән, Олы Шырдан юлларына 8 паспорт әзер - алырга 49 мең сум кирәк. Ә ул юк. Биредә салым түләү буенча динамика да түбән. Югыйсә, шул керемгә бу тупиктан чыгып булыр иде. Район буенча уртача күрсәткечтән түбән салым җыючылар арасында тагын Олы Ачасыр, Рус Әҗәле, Бишнә, Октябрьский, Осиново, Мулла Иле һәм Зур Ключи да бар.
Авыл юллары, гадәттә, 4нче категориягә керә. Бу юллар, белгәнебезчә, тотрыксыз. Алга таба алар да перспективалылар рәтенә керсен өчен паспортизация ясау мөһим бурыч булып тора. Бу документ юлның барлыгы, андагы төзелмәләр һәм техник дәрәҗәсе турында мәгълүматлы булу максатыннан эшләнә. Техник учеты һәм паспорты булган юл - ул инде бар юл, дигән сүз. Аны карап, төзәтеп торудан да, финанслаудан да мәхрүм итү кыенрак булачак.
- Агымдагы шартларда хәлнең яхшы якка үзгәрүен бюджетны бүлгәндә өстенлек биргән очракта яки акча кертүнең башка юлларын тапканда гына (мәсәлән, үзара салым - самооблажение) көтәргә була, - диде торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов.
Гөлнара Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев