Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылда – печән өсте

Авыл кешесе кайчан ял итәр иде, әле ярый төн бар, анысы да кыска. Җәй айлары кемдер өчен ял булып саналса, авыл халкы һәр мизгелнең кадерен белеп калырга тырыша. Бүген авыл җирендә аеруча җаваплы чор - печән өсте.

Районыбыз хуҗалыклары гына түгел, абзарында мал-туар тоткан һәркем өчен кызу көн бүген. Табигать биргән байлыкны яңгырга эләктерми генә, тизрәк чабып, киптереп, җыеп кайту төп максат. Иртә таңнан, кояш кыздыра башлаганчы ук, кичтән әзерләп куйган чалгысын алып, болынга ашыга авыл агае. Әйе, күпчелек халык техника белән генә чаптырып алуга күчсә дә, кул белән генә чабучылар да бар әле. Тигез булмаган, чакыр-чокырлы җирдә башкача сусыл үләнне җыеп алып та булмый. Мулла Иле печән вакыты җиткәндә үзенә күрә бер җанланып ала.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 45нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев