Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Автомобильне секунд эчендә берничек тә туктатып булмый

Яшел Үзәннең Гоголь урамында 10нчы мәктәп һәм 14нче лицей янындагы җәяүлеләрнең урам аркылы чыгу юлыннан көненә ничә мәктәп укучысы үтә икән?

Бу урынга сак куеп булмый, андый урыннар  шәһәрдә бихисап. Юл аркылы чыгу урыны имин, кеше өчен куркынычсыз булсын дисәң, әлбәттә,  кешенең үзен, димәк ки, балаларны яшьтән  юл иминлеге кагыйдәләрен өйрәтү ,  акылына сеңдерү  фарыз.

Аның юллары күп һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре фикеренчә, иң отышлысы  төрле акцияләр уздыру.  Менә бу юлы да 14нче лицей укучылары  шундый акциядә катнашты. Светофор куелмаган юлны аркылы чыгу урыннарында үзеңне ничек тотарга?
– Җәяүле булу – бик җаваплы. Юл иминлеге җәяүледән дә, автомобиль йөртүчедән дә тора. Монда ике як та куркыныч астында. Кайбер җәяүлеләр  юл аркылы чыкканда як-якка карарга кирәклеген оныта. Бу кагыйдәне үтәсәләр,  юл  һәлакәтләре дә азрак булыр иде. Ә инде һава торышы начар булган очракта, биг­рәк тә игътибарлы булырга кирәк бит. Урамда томан яки яңгыр икән, руль артында утыручының күз күреме  берничә тапкырга кими. Бу вакытта  автомобиль йөртүчегә   машинасын йөртү кыенлаша. Юеш юлда машинаны туктату юлы да озыная. Шуңа күрә юлны чыкканда  аеруча игътибарлы  булыгыз. Автомобиль секунд эчендә туктый алмый, – ди  Яшел Үзән шәһәре дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге инспекторы  Юлия Леонтьева.
Инспекторларны тыңлау – бер, алар  белән бергә автомобильләр белән «кайнап торган» юлда автомобильчеләрнең игътибарын  җәлеп итү һәм, тиешле кагыйдәләрне үтәп,  төркем белән юл аркылы чыгарга өйрәнү бөтенләй икенче. Әнә бит  «Стоп»  билгесен күрүгә,  автомобильчеләр шунда ук туктап калды. Балалар да, юл чыгу урыны имин булгач,  ышанычлы адымнар белән урам аркылы чыгып, мәктәпкә юл алды.  Оештыручылар менә шундый гап-гади ысуллар белән балаларны юлларда игътибарлы булырга өйрәтә.

Надия Галимҗанова.

Юлия Леонтьева фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев