Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Автомобильче хатын-кызлар көч сынашты

Яшел Үзәндә ЮХИДИ бүлеге ел саен машина йөртүче гүзәл хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгына «Автоледи-2019» конкурсы уздыра. Бу ел да искәрмә булмады.  

27 июльдә Молодежная урамының уку-шөгыльләнү мәйданында «Автоледи-2019» конкурсы уздырылды һәм анда 8 автомобильче хатын-кыз теоретик һәм практик белемен күрсәтте.
Әлеге бәйге сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан оештырыла. Шул ук вакытта машина йөртүче хатын-кызларны юл иминлеге пропагандасында җәлеп итүне дә максат итеп куя. 
Конкурс 2 этапта барды. Беренчесендә катнашучыларның  юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәве тикшерелде. Ә икенче этапта аларга  машиналарында  төрле хәрәкәтләр ясап күрсәтергә кирәк иде. Әйтик, бокска машинаның арты белән керә, парковка ясый һәм башкаларны эшли белү кирәк булды.
Катнашучылар үз көчләренә ышана торган һәм кыю хатын-кызлар булып, осталыкларын һәм белемнәрен күрсәтә белде. Бу ярышта «Лада Гранта» автомобилендә Айсылу Саттарова җиңеп чыкты. «Шевроле Лачетти» автомобилендә  Ангелина Барскова 2нче урын алса, Ландыш Миңнуллина – 3нче урында («Ниссан Альмера»). 
Катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
Конкурс җиңүчесе Айсылу Саттарова 15 августта Яшел Үзән данын Казанда узачак конкурста яклаячак.

Рамил Идиятуллин, 
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе  

Инсаф Миңгалиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев