Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Автомобиль сөючеләр өчен яңалык...

Машина йөртүчеләр өчен медицина тикшерүенең яңача тәртибе 2020 елның 1 июленнән кертелә.

Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 20 ноябрьдәге боерыгында әйтелгән.
Хәзер автомобиль йөртү хокукын алганда яки аны яңартканда, организмда наркотик һәм психотроп матдәләр булуын тикшерү өчен кан тапшырырга кирәк. Шулай ук алкогольле эчемлекләрне еш куллануны күрсәтүче биомаркерларны тапшыру да мәҗбүри булачак. Әлеге яңа кагыйдәләр быелның 22 ноябреннән үз көченә керергә тиеш иде. Нәтиҗәдә, медицина оешмаларында зур чиратлар барлыкка килде һәм шуңа бәйле рәвештә шау-шу җәнҗал чыкты. Әйтик, кешенең эчкечелеккә бирешүчәнлеген ачыклаучы анализларның берсе Петербург лабораторияләрендә биш мең сумга якын тора. Моңарчы машина йөртүчеләр өчен кирәкле белешмә 600 сумга якын тора иде.
Моннан тыш, сәламәтлек саклау министрлыгы бәяләр артык кыйммәт булмасын өчен төбәкләрдә тест үткәрү алымнарына өстәмә анализ үткәрергә вәгъдә итте.
Бүген исә ведомствога машина йөртүчеләрне медицина тикшерүенең яңа тәртибен кертүдән баш тартырга туры килде, чөнки белешмә бәясе күп тапкырга кыйммәтләнде.
Россия Генераль прокуратурасы бу адымны Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының зур хатасы дип атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев