Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«АВТОЛЕДИ-2018» кем ул?

2 августта Молодежная урамының укыту-шөгыльләнү мәйданчыгында «Автоледи-2018» машина йөртү осталыгына конкурс булып узды. Анда 10 хатын-кыз катнашты.

2 этапта барган конкурста  катнашучыларга  башта юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәүгә тест узарга, аннан соң классик маневрлар кулланып йөреп тә күрсәтергә кирәк булды.

Нәтиҗәдә I урынны  «Шевроле Авео» автомобилендә Дарья Гурина алды. Ольга Иванова («Лада Калина») – II, Резедә Кәримова («Лада Гранта») – III урында.

15 августта муниципаль конкурста I урын алган Даша Гурина Яшел Үзән данын республика конкурсында яклаячак.

Дарья Гурина 2016 елда да муниципаль бәйгедә беренчелекне алып, рес­публиканыкында 67 катнашучы арасында IX урынны алган иде. 2015 елда –  II урын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев