Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Автобуста шәхси саклану чараларын кулланмаган яшел үзәнле административ җаваплылыкка тартылган

11 майда, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән чикләү чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ инспекторлары Яшел Үзән-Волжск маршруты буенча барган автобусны туктаттылар. ⠀

Автобус салонын караганда полиция хезмәткәрләре ТР МКның 19.03.2020 № 208 карарының 11 өлешен (редакция 30.04.2020 ел) бозган ике ир-атны күргән, алар шәхси саклану чараларыннан башка булган. Полиция хезмәткәрләре ир-атларга шәхси яклау чараларыннан файдаланырга яки автобус салоныннан чыгарга тәкъдим иткән. Әмма соңгылары полицейскийларның законлы таләпләрен үтәүдән баш тарткан.

Нәтиҗәдә, ир-атларның берсенә карата полиция хезмәткәрләре физик көч һәм махсус чаралар кулланган, икенче гражданин алар артыннан ияргән. Хокук бозучыларның берсенә карата, барлык шартларны ачыклаганнан соң, РФ КоАП 20.6.1 маддәсе 1 өлеше буенча административ материал төзелгән.

Барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлтелгән мондый тикшерүләр дәвам итәчәк. ⠀

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев