Август аенда су сибү өчен 8 000 сум – талаумы яки гадел бәяме
Әгәр дә сез шәхси йортта яшәсәгез һәм су өчен счетчигыгыз булмаса, бу мәкалә сезнең өчен.
Сентябрь башыннан редакциягә язылучыларыбыздан «безне талыйлар, бу законлы түгел» дигән эчтәлектәге аптыраулы һәм ачулы шалтыратулар, хатлар килә башлады. Бу август аенда су сибү өчен килгән хисапларга реакция. Кайберләренең счетлары сигез мең сумга җиткән. Әйдәгез, бу хәлгә ачыклык кертик.
Яшелчәләргә сибелгән су өчен авылда түләргә кирәкме?
Кызлар, август аена су өчен квитанция килде бит әле – күзем акая дип торам, 5 мең бит! – дип чаң сукты Кече Ачасыр авылыннан шалтыратучы язылучыбыз. – Башкаларга да шулай исәпләгәннәрме икән, дип сорарга чыккан идем, күрше апага 8000 мең килгән! Кайдан гына шундый суммалар чыгаралар икән? Гомердә аның хәтле түләгәнебез булмады. Бу авыр вакытларда кешене шулай талап буламы инде, йә?
Сораштырулардан соң, шалтыратучыларның норматив буенча түләве ачыкланды, никадәр су кулланылганын исәпләү җиһазы – счетчиклары юк. Ачыклау өчен Норлат торак-коммуналь хуҗалыгына мөрәҗәгать иттек, чөнки мондый шалтыратулар нигездә Идел аръягы зонасыннан килде.
Әйе, чыннан да, август аеннан суга счетчиклары куелмаган абонентлар законда каралган хисап алдылар һәм анда күрсәтелгән суммалар моңарчы түләгәннәреннән аерыла, – дип аңлата «Норлат ТКХ МПП» МУП директоры ЛЕНАР САДРИЕВ. – Чынлыкта, бувакытка кадәр исәп-хисап искечә алып барылды, анда җир хуҗасының җир мәйданы – ничә сутый булуы бөтенләй исәпкә алынмады. Августтан башлап барысы да РФ Хөкүмәтенең 354нче карары буенча нормага китерелде.
Суны исәпкә алу җиһазы булмаган очракта бер сутый җирне сугару бәясе
Шәхси секторда бакчага сибү өчен кулланыла торган салкын суның яңа нормативлары гамәлгә 2021 елның маеннан керде. Әмма су өчен зур суммалы счетлар килә башлау турында хәбәрләр хәзер генә ишетелә башлады. Су амнистиясе тәмамланды. Аны исәпкә алу приборлары булмаганда, салкын су өчен түләү җир участогының зурлыгыннан чыгып исәпләнә. Ә аның мәйданы турында саннар ЕГРН мәгълүматларыннан алына.
Бакчаны сугару өчен түләү ничек исәпләнә?
РФ ТК 157нче маддәсе нигезендә, әгәр суны исәпкә алу приборы юк икән, корылмалар булмаган 1 сутый җиргә 6,4 куб.м күләмендә исәпләү башкарыла. Яңгыр яуганмы, юкмы, бакчамы анда – юкмы, әйбер утыртылганмы – юкмы, чүп үләне үсәме – җир биләмәсеннән чыгып түләячәкбез.
Бакчаны сугару бәясен исәпләү түбәндәге мәгълүматлар нигезендә башкарыла:
ЕГРН мәгълүматлары буенча, торак йорт һәм йорт яны корылмалары булмаган җир участогы мәйданы алына. Ягъни, торак-коммуналь хуҗалык тулаем участок мәйданы буенча ЕГРН мәгълүматларын сорый, аннан йорт һәм хуҗалык корылмалары мәйданын алып ташлый:
S (су сибү) = S (гомуми) – S (йорт) – S (хуҗалык корылмалары).
Норлат торак-коммуналь хуҗалыгында 1м³ салкын су тарифы 39 сум 35 тиен.
Бакчага су сибү өчен хисап, әлеге торак йортның документ буенча җир участогына бакча сезонында (1 майдан 31 августка кадәр) бер сутый җиргә билгеләнгән норматив һәм 1м³ салкын суга тариф буенча исәпләнә.
Әгәр формула буенча уңайлырак булса, менә ул:
V (су сибү) = (S(су сибү) х N) x T, монда
S – җир участогы мәйданы;
N – коммуналь хезмәтләрдән куллану нормативы;
Т – коммуналь ресурс тарифы.
Әгәр йорт хуҗалыгында суны исәпкә алуның шәхси җиһазы (счетчик) урнаштырылмаган булса, кулланучы корылмалар булмаган участогының бөтен территориясен сугара дип санала.
Түләүгә мисал китерәбез
Әгәр дә мин счетчик куймасам, су өчен күпме түләячәгемне санап карыйк. Безнең җир 10 сутый, шуларның 3 сутыен йорт һәм хуҗалык төзелешләре алып тора. Димәк, мин иртәннән кичкә кадәр 7 сутыйга су сибәм һәм беркемнең дә 4 сутыйның бетонланган булуы борчымый. Шулай итеп, формуланы искә төшерәбез һәм безнең нормативны алабыз:
(7 х 6,4) х 39,35 = 1762 сум 88 тиен – бу норматив буенча 7 сутый өчен айлык түләү һәм әгәр минем СЧЕТЧИГЫМ булмаса, теге сумманы миңа квитанциягә, әйтеп тә тормыйча, өстәячәкләр.
Игътибар, мөһим момент: Тарифлар идарәче компаниягә карап төрле була ала. Биредә «Норлат ТКХ МПП» МУП тарифлары күрсәтелгән
Мәсәлән, Бишнәдә алар башка булырга мөмкин.
Нигә безне алдан кисәтмәделәр?
«Законнарны белмәү безне җаваплылыктан азат итми» дигән әйтем бар. Ә әлеге закон 2011 елдан бирле гамәлдә (РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 06 маендагы 354нче номерлы карары белән, җир участогының торак йорт һәм йорт яны корылмалары белән биләнмәгән җир участогы мәйданы, су сибү мәйданы буларак билгеләнә). Шунысы куанычлы, Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчелеге яңа исәп-хисапны су сибү сезоны башланганнан бирле (яисә, тагын да куркыныч – узган 3 ел өчен түгел) ясамаган, ә законлы сумманы август аена гына исәпләгән.
Гомумән, счетчиклар куегыз һәм суны экономияләгез, җәмәгать. Күргәнебезчә, исәп-хисап приборларын урнаштыру чыгымнары бер хисап чорын су сибү нормативын кулланып түләүдән күпкә очсызрак.
P.S.: Мәкаләмне язу өчен мәгълүмат туплаганда күп документлар укыдым һәм, беләсезме, Чиләбе өлкәсенең шәхси секторында 1 сутый җир өчен салкын су куллануга тариф 41,83 куб (бездә 39,35) һәм нормативы 15 куб су (бездә 6,4). Өстәвенә, билгеләнгән тарифка аномаль эсселек аркасында 1,5 коэффициенты кулланылган. Сез Чиләбе өлкәсендә су өчен түләүләрнең күпме булуын күз алдына китерәсезме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев