Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

АВАРИЯне исерекләр чыгара

Исерек килеш руль артына утырып чыгу фаҗига чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Әмма машина йөртүчеләр ара-сында «тәвәккәлләр» әле һаман җитәрлек.

2019 ел башыннан исерек машина йөртүчеләр гаебе белән Яшел Үзәндә 34 юл һәлакәте чыккан. Шундый тәртипсезлекләрне кисәтү максатыннан ДПС нарядлары профилактика чараларын һәрдаим уздырып тора. Бу юлы алар 1 августта Озерная һәм Королев урамнарын тикшергән.
Рейд барышында 24 тәртип бозу очрагы теркәлгән. Шуларның 4сендә машина йөртүчеләр бала-ларын креслога утыртмаган. 2 машина хуҗасында мәҗбүри иминиятләштерү полисы табылмаган. Иминлек каешын кимәүчеләр һәрвакыт күп була. Бу юлы 9 очрак. 4 машинаны тонировка белән бул-ган өчен туктатканнар. 2сенең машина йөртүгә хокук кенәгәсе булмаган. Тагын 2се машиналары номерларының пычранган булуы сәбәпле туктатылган. 1 йөртүче машинасын дөрес бормаган. 
Юлларда йөргәндә вак-төякләргә урын юк. Һәр кимчелек искиткеч зур фаҗиганең сәбәбенә әйләнә ала. 
Бу юлы исерек килеш машина йөртүчеләр күз уңына эләкмәсә дә, инспекторлар кисәтеп шуны җиткерә, юлларда адекват булмаган машина йөртүчеләрне күргән очракта, бу хакта Яшел Үзән эчке эшләр бүле-генең кизү тору частенә мобиль телефоннан 112 яисә 4-47-04 номеры белән шалтыратып әйтеп була. Ваемсыз булмагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев