Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авариядә 17 кеше зыян күргән?!

Гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре респуб ликада ике көн дәвамында барды. Яшел Үзәндә аны үткәрү өчен берничә дистә берәмлек техника, шулай ук, Яшел Үзән оператив хезмәтләре, предприятиеләре һәм оешмаларының йөзләгән хезмәткәре җәлеп ителде.

Беренче көн. Иртәнге сәгать алтыда бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең оператив кизү торучылары тарафыннан «күнегүләр башлану» турында сигнал алынды, 9 сөйләм сигнал җайланмасы (РСУ) һәм 12 электросирена эшләтеп җибәрелде. Яшел Үзән машина төзелеше заводында сак лау корылмасын әзерләү һәм эвакуацияләүне оештыру буенча эшләр башкарылды. Осиновоның «Карпов исемендәге лицей» базасында җыелма эвакуация пункты (СЭП) җәелдерелде, ә Октябрьский бистәсенең Обсерватория мәктәбе базасында кабул итү эвакуация пунк ты (ПЭП) ачылды.
Икенче көн. «Яшел Үзән – Казан» трассасының 107 һәм 108 км участогында пассажир автобусы һәм зур йөк автомобиле (фура) катнашында ясалма зур юл-транспорт һәлакәте булды. 17 кеше зыян күреп, шуларның 5се һәлак булган, 12се урта дәрәҗәдәге яраланган иде. «Хәрәкәт ике якка да ябылды» – күнегүләрнең икенче көне кысаларында Яшел Үзән оператив хезмәтләре тарафыннан эшләнгән шартлы рәвештә кертү юлы әнә шундый булды. Вакыйга урынына полиция, янгын сагы, ашыгыч ярдәм, юл хезмәтләре җибәрелгән иде. Янгын сүндерүчеләр тиз арада янгынны сүндерә, медикларга юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, зыян күрүчеләрне эвакуацияләргә ярдәм итә башлады.
Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары табиблар килгәнче беренче ярдәмне шунда ук күрсәтте. Һәлак булганнарны суд-медицина экспертизасы бүлегенә күчерделәр. Юл хезмәтләре транспорт чараларын юл читенә озату буенча эш алып барды. Пассажир автобусыннан кешеләрне якындагы кунакханәдә урнаштыр ды. Җылыну пунктларын җәелдереп, барысын да кайнар ризык белән тәэмин иттеләр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Старостин үткәрелгән чаралар турында вакыйга урыныннан видеоконференция элемтәсе режимында хәбәр итте. Бу чара тәмамланганнан соң, ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе белгечләре шундый нәтиҗә ясады: «Ышанычлы, бердәм эш иттеләр»
Моннан тыш, күнегүләрнең икенче көн дәвамында гражданнар оборонасын формалаштыру белән тактик-махсус өйрәнүләр үткәрелде, авария-тех ник командаларның, халыкны йөртү өчен автоколонналарның, санитар постның, су китерү звеносының әзерлеге тикшерелде.
Яшел Үзәндә мондый сынаулар беренче тапкыр гына узмый. Команда-штаб өйрәнүләре һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча террито риаль системаның әзерлек дәрәҗәсен тикшерүләр ел саен үткәрелә. Быелгы Бөтенроссия штаб күнегүләре нәтиҗәләре буенча, узган елдагы кебек үк, Яшел Үзән муниципаль районына «әйбәт» дигән бәя куелды.
Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X