Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авария хәлендәге йортларны коммуникациядән өзәләр

Яшел Үзән районында халыкны авария хәлендәге торактан күчерү программасы гамәлгә ашырыла. Моның белән бәйле рәвештә 87 авария хәлендәге йортта газ, электр, су һәм канализацияне сүндерәләр.

Шушы йортта яшәүчеләрнең һәрберсе яңа фатирга күчә.

Шулай ук Норлатның Почта урамындагы 38нче, Ленин урамындагы 22нче йортында, Ходяш авылының Тимер Юл урамының 9нчы һәм Новониколаевский бистәсенең Төзелеш урамының 29б йортында да яшәү өчен кирәкле булган коммуникацияләр бирү туктатыла. Моннан соң йортлар сүтеләчәк.

Яшел Үзәннең Кызыл Тыкрык урамындагы 3,4,5,7,8,10,13,16нчы йортлар шулай ук утсыз, газсыз калса да сүтелмиячәк, Чөнки бу объектлар “Мәдәни мирас” программасына кертелгән. Бу хакта район Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев