Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җаваплылык тоеп

Яңа эш урынындагы беренче тәэсирләрем белән уртаклашыйм әле... Моннан 21 ел элек үзем рәхәтләнеп йөргән, бүгенге көндә әнием тәрбияче булып эшли торган, инде улым Раян йөри торган балалар бакчасына эшкә килдем. Миңа өлкәннәр төркемен тапшырдылар. Бу ышанычны мин, һичшиксез, акларга тиешмен.

Минем карамакта 29 бала. Мин искиткеч җаваплы эшкә алындым. Балалары өчен барысын да эшләргә әзер булган ата-аналар, һәр сабыйга дөрес тәрбия бирергә тырышучы хезмәттәшләрем белән дә уртак тел табып, тырышып эшләргә кирәк. Кечкенәләр белән эшләү миңа бик ошый. Алар искиткеч акыллы, шаян, матур. Көн дәвамында балалар белән мәш киләбез: биибез, җырлыйбыз, шигырьләр өйрәнәбез, мәктәпкә бару өчен белемнәр туплыйбыз. Әле бит миңа кызыклы да, үтә җаваплы да булган тагын бер эш йөкләнде. Мин балаларга татар телен өйрәтәм. Ике телне дә камил белүемә чиксез сөенәм. Менә яңа гына ике бала белән «Муса Җәлил укулары» дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең район турында катнаштык. Макаров Матвей белән Саттаров Салават Муса Җәлилнең «Сәгать» шигырен яттан сөйләп, II урынга лаек булдылар. Бу безнең беренче уңышыбыз. Мин дә, балалар да, аларның әти-әниләре дә бик шат.
Эльза Хисамова
Яшел Үзән шәһәре, «Рябинушка» балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев