Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һава торышы: юеш кар яву ихтималы бар

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген, 17 апрельдә республикада яңгыр явуы көтелә. Кайбер районнарда юеш кар яву ихтималы бар.

Шулай ук көньяк-көнбатыштан җилнең көчәюе көтелә. Аның тизлегенең секундына Татарстанда 17-22, Казанда 15-20 метрга җитәчәк.
Татарстанда бүген көндез һава температурасы 4-9 градус җылы булачак. Татарстанның көньяк-көнчыгышында - иң җылысы, төньяк-көнбатышта иң салкыны булачак.
Казанда болытлы һава, яңгыр явачак. Көндез 4-7 градус җылы булачак.
18 апрельгә каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана. Яңгыр, урыны белән юеш кар яварга да мөмкин. Һава температурасы 1-4 градус кына җылы булачак.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев