Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һава торышы бозыла

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре, һава торышы үзгәрү сәбәпле, машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга, кагыйдәләргә буйсынып идарә итәргә чакыра.

Ишеткән булсагыз, бүген давыллы җил чыгу, көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, урыны белән 24 метр тизлеккә җитү ихтималы хакында хәбәр ителде. Кайбер районнарда боз, коеп яңгыр яву ихтималы да бар.

Шуңа да автомобиль йөртүчеләр тизлек режимын һава шартларына бәйле рәвештә сайларга, кискен маневрлардан, аеруча каршы як хәрәкәт полосасына чыгудан сакланырга тиеш, ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. Артык мөһим булмаганда, ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев