Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ау, мәктәп укучылары, кайда сез?

«Төнбоек» – газетабызның беренче саннарыннан ук чыгып килә торган балалар сәхифәсе ул. Район һәм шәһәребездәге уңган сәләтле укучыларыбызны биредә яктыртып кына калмыйча, үсеп килүче буынның иҗат җимешләрен дә нәкъ менә шушы рубрикабызда яктырта идек.

«Идек» дип әйтергә мәҗбүрмен, соңгы вакытта мәктәп укучыларыннан язмалар, шигырьләр бик сирәк килә. Ә бит кайчандыр иң якын дусларыбыздан килгән хатлар белән папкабыз шыплап тула һәм аларны бастырырга «Төнбоек» бите генә җитеп бетми торган иде.
Нәрсә бу? Мәктәп укучыларының бөтенләй иҗат белән кызыксынмавымы, укытучыларның таләбе кимүме, әллә инде заман чире булган гаджетларга ябышып утырумы? Ничек кенә булмасын, без әле өметебезне сүндермибез. Хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар, нинди яңалыкларыгыз бар, буш вакытыгызны ничек үткәрәсез, көзге каникул якынлаша, аны ничегрәк уздырырга җыенасыз, кайсыгыз кемгә гашыйк булды да, бу хакта әйтергә кыенсынып йөри? Оялмагыз, барысы хакында да безгә туплап языгыз. Ышаныгыз, бу тормышта интернеттан башка да кызыграк һәм файдалырак нәрсәләр күп ул. Килештекме? Шулай итеп сезнең хатларыгызны һәм хәбәрләрегезне көтеп калабыз. 
«Яшел Үзән»нең ВК төркеменә дә яза аласыз.
Сәлам белән, «Төнбоек»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X