Атмосфера фронты Татарстанга нинди һава торышы алып килә?
Бүген, 16 апрельдә Казанда синоптиклар аязучан болытлы һава торышы, аерым районнарда яңгыр һәм яшен вәгъдә итә.
Җил 7-12 м/с тизлек белән көньяк-көнбатыштан исә, урыны белән 15-20 м/с кадәр җил булырга мөмкин.Төнлә һава температурасы +3тән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары +12 - +14 градус күрсәтәчәк;
17 апрель, төнлә һәм көннең беренче яртысында яңгыр көтелми. Көннең икенче яртысында һәм кичен яңгыр атмосфера фронты якынлаша. Төнлә һава температурасы +1 - +6 градус, ә көндез җылыта +16 - +21градус;
18 апрельдә яңгыр дәвам итәчәк. Төнлә синоптиклар +8дән +13 градуска кадәр вәгъдә итә. Көндез термометр баганалары +18 - +23 градусны күрсәтә;
Алдан фаразланганча, 19 апрельдә явым-төшем көтелми;
20 апрельдә урыны белән бераз яңгыр ява. Температура фоны +20 - +25 градус. Бу көннәрдә температура рекорды күзәтелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев