Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Атлап түгел, чабып килә

Сизәсезме соң, дуслар, Яңа ел ишек шакый. Инде елдагыча бәйрәм шаукымы башланды: кибет киштәләре бүләкләр, ясалма чыршылар, уенчыклар белән шыплап тулган. Тынычлык сөюче, татулык яратучы Эттән соң Кабан елына аяк басачакбыз.

Көнчыгыш календаре буенча ул 2019 елның 5 февралендә башланып, 2020 елның 24 гыйнварында төгәлләнәчәк. Астрологлар сүзенә ышансак, киләсе ел финанс уңышы, гаилә бәхете вәгъдә итә икән. Әмма боларның барысына да ирешү өчен үз-үзеңә ышану, оптимизм, максатчанлык кебек сыйфатлар да кирәк булачак. Ел хуҗасы хәйләкәрләрне, икейөзлеләрне күрә алмый. 
Аеруча авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә ел уңышлы килергә тиеш. Финанс-икъдисад һөнәре вәкилләре төрле куркынычларга азрак эләгеп, тотрыклылыкны саклаячак. Дуслашу, эшлекле элемтәләр өчен дә кулай ел. Кабан шулай ук ныклы гаилә нигезе, күп балалар яклы. Гаилә учагын корырга теләүчеләргә менә дигән мөмкинлек. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев