Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Әтиләре балаларыбыз өчен «Супергерой»га әверелде» - МХОдә катнашучы Артур Яруллинның тормыш иптәше

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренең хәлен аңларга була. Ут йотып яши алар, көн саен хәбәр көтә. Булмаса, борчыла башлый. Әлбәттә, борчылу-көтүләр урынлы, чөнки ир-егетләребез анда – яу кырында сынала, җиңүне якынайта. Хәзерге заманда хәрби бәрелеш­ләр дә үзенчәлекле, кораллар катлаулы, пилотсыз оча торган аппаратларны гына алыйк.

Барысын да белергә, тиз арада техникасын өйрәнергә, лаеклы рәвештә каршылык күрсәтергә дә кирәк. Сугышчыларга туганнарының: «Сак булыгыз, аяк астыгызга карап йөрегез!» – дип кисәткән вакытларда да хәзер алар: «Анда аяк астына түгел, һавага карарга кирәк», – дип юкка әйтмиләр. Ә безнекеләр сынатмый, җиңү өчен бөтен көчләрен куя. Кайвакыт, үз гомерләре бәрабәренә.

Безгә Васильеводан 2022 елда махсус хәрби операциягә мобилизация буенча киткән Артур Яруллинның хатыны Рушания белән сөйләшү мөмкин булды.

Ул бик ачык күңелле булып чыкты, яраткан ире, гомумән, гаиләсе турында сөйләүдән баш тартмады. Әйе, хәзер аларга ялгызларына тормышны алып барырга, балаларны тәрбия­ләргә һәм түзәргә кирәк. Нишлисең, тешеңне кысып түзәсең, исән-сау булуларын телисең. Ир-егетләр дә анда уйнап йөрми, Ватан иминлеге һәм киләчәге өчен тырыша.
Бу гаиләдә ике бала тәрбияләнә. Әтиләре МХОга киткәндә кызлары Алисәгә – 4 яшь, ә Римгә бер яшь тә тулмаган була әле.

– Артур аларның үскәнен күрми калуына бик борчыла, – дип сөйли Рушания. – Әйтик, туган көннәрен, кечесенең ничек йөри, сөйләшә башлавын, кызыбызның 1 сентябрьдә мәктәпкә укырга баруын күрмәде. Алисә быел кадет мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керде, ә кечесен балалар бакчасына бирдек. Кызыбыз беренче көннән үк, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, табиб булып, солдатларны дәваларга хыяллана. Әтиләре алар өчен «Супергерой»га әверелде.

Гаилә башлыгы Артур Яруллинның махсус хәрби операциядә дә үзенчәлекле исеме бар икән: «Карнавал» дип йөртәләр. Мөгаен, дошманга карнавалларны яхшы оештыра беләдер (минем фикер бу). Гадәттә, андый исемнәр гамәлеңә карап бирелә дип уйлыйм.

– Кызганычка, Артур 2 сентябрьдә мәктәп линейкасына эләгә алмады. 2 ай буе алгы сызыкта һәм элемтәсез булды, – дип сүзен дәвам итә Рушания. – Әмма, нәкъ менә 2 сентябрьдә кич белән ул ялга чыгып, видеоэлемтә аша кызыбызны бәйрәме – 1нче сыйныфка укырга керүе белән котлап өлгерде.

Шулай да, бер атнадан әтиләре үзе, алдан әйтмичә генә, МХО зонасыннан ялга кайтып, гаиләсенә чын сюрприз ясый. Хатыны белән улы аның кайтуына бик шатлана, әмма ул төп бүләкне кызына ясарга тели, туп-туры мәктәпкә бара.
Очрактан файдаланып, Алисәнең класс җитәкчесе Ольга Александровна Бикмөхәммәтова МХОдан кайткан атаның кызы белән күрешүен дулкынландыргыч итеп оештыра. Мондый җылы очрашу Алисәгә генә түгел, классташлары өчен кызыклы һәм истәлекле була. Хәзер алар чын солдат белән очрашу мизгелләрен онытмас.

Ике ел эчендә Артур Яруллин ялга өч тапкыр кайта, әмма өченчесенә бер елдан соң гына. Бу юлы аңа ялыннан хезмәт урынына үзенең туган көнендә китәргә туры килә. Шулай да, ул гаиләсен күрә алуына бик шат. Хәзерге вакытта «Карнавал» позывнойлы Яруллин МХО зонасында һәм тагын – алгы сызыкта. Кызганычка, бер атна инде элемтәгә чыкмаган. Туганнары тагын дулкынлану мизгелләре кичерә...

Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №39 (4 октябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев