Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Ата-аналар тынычлык сагында – Ак яулык” акциясе Яшел Үзән мәдрәсәсендә

Планетада кораллы бәрелешләр ешайган, террорчылык тамыр җәйгән заманда халыкларга бердәм булырга кирәк. “Ата-аналар тынычлык ягында – Ак яулык” тынычлык акциясе - балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәген кайгырту ул.

Ак төс  чисталык һәм дуслык символы булып, әниләребезнең балалары турында кайгыртуын аңлата. Әлеге акцияне уздыруның инициаторы -  “Ата-аналар тынычлык сагында” Халыкара җәмәгатьчелек хәрәкәте рәисе Клара Мансурова.

Акциянең максаты – гаиләдә төп тәрбияче хатын-кызлар буларак аналарны, әни булачак кызларны җәмгыятьтә бәхетле гаилә образын саклауга юнәлтелгән иҗади чараларда катнашуга җәлеп итү, балаларның киләчәге һәм планета гаиләсе турында кайгырту.  Балаларның нинди булып үсүе әниләргә бәйле. Террорчылык гадәттә  тамырларын гаиләдә үк җәя башлый. Тынычлык билгесе - Ак яулык һәрвакыт хатын-кызлар кулында!

Бу акция ел саен эстафета буенча төрле шәһәрләрдә булып, быел ул Киров шәһәреннән безнең шәһәргә тапшырылган. Аны Венера Садриева  кабул иткән . Шуңа бәйле рәвештә хәзер безнең шәһәрдә дә бу акция кысасында төрле чаралар мәктәпләрдә, үзәк китапханәдә, “Гнездышко” балалар приютында, психоневрология диспансерында булды. Пәнҗешәмбе көнне мондый чара шәһәр мәдрәсәсендә булып, анда мөһим тема күтәрелде. Ана һәм бала кадере, тәрбия, ак яулык, балалар киләчәге, иминлек турында сөйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн акция мәдрәсә ак яулык