Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыкканнарны юллар яратмый

Кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте чыгарган 26 яшьлек автомобильче хөкем ителәчәк.

Аны Яшел Үзән прокуратурасы РФ Җинаятьләр Кодексының 264нче маддәсенең 3нче өлеше (юл йөрү кагыйдәсен бозып, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән өчен) буенча гаепләп чыга. Тикшерү версияләренә караганда, 2019 елның 27 сентябре кичендә әлеге җинаять эше фигуранты «ЗАЗ CHANCE» автомобиле белән идарә итеп, шәһәрнең Октябрьская урамыннан барганда, үзенең алдыннан барган автомобильне әйләнеп узам дип, каршыдан килгән «Hyundai Santa Fe» автомобиле белән бәрелешә.

Җитмәсә, авария чыгаручының машинасы салонында өч пассажир да була. Бу бәрелешү нәтиҗәсендә, пассажирның берсе шул урында ук алган җәрәхәтләреннән үлә, икенчесенең дә хәле бик начар була. Шулай итеп, гади кагыйдә бозу нинди фаҗигагә һәм хәтта кеше үлеменә китерә. Кагыйдәләр юкка гына кертелмәгән шул. Хәзерге юлларда «кем әкренрәк йөри, шул тизрәк барып җитә» принцибы күбрәк «эшли» торгандыр. Ашык кан, ашка пешкән, дип тә юкка әйтмиләр бит. Бик сак һәм игътибарлы булырга ки рәк. Кадерле һәм кыска гомерләрне юлда өзмәскә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X