Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»

Март ахырында Яшел Үзән автотранс­порт предприятиесендә беренче тапкыр мәктәп автобусларын йөртүчеләр арасында «Үз һөнәренең иң яхшысы» дигән бәйге узды.

Әлеге чара Кемерово шәһәрендә янгында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
– Бу трагедия һәрберебезнең йөрәген телгәләде. Билгеле булганча, янгында әле яши генә башлаган һәм барысы да алда дип шатланып йөргән балалар үлде. барыгызның да басып Кемерово трагедиясендә һәлак булучыларны искә алуыгызны сорыйм, – дип сүзен башлады «Экспресс» ширкәте директоры Рамил Садыков.
Бәйгедә авыл җирлекләре арасында мәктәп автобусын йөртүче 15 кеше катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрендә белемен сынарга һәм классик маневрда осталыгын күрсәтергә тиеш иде. Бәйгене оештыручылар – Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ идарәсе, «БДД» дәүләт бюджет учреждениесе (Яшел Үзән бүлеге), шулай ук «Экспресс» ширкәте җитәкчелеге, барлык катнашучыларны сәламләп, уңышлар һәм җиңү теләде.
Тупланып, дулкынлануны җиңә алу күп кенә автобус йөртүчеләргә теоретик тестларны лаеклы узарга ярдәм итте. Теорияне су урынына эчүче дип Норлат мәктәбенә автобуста балаларны йөртүче Рафаиль Хөснетдинов табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев