Ашыгыч ярдәм хезмәтенең бер атналык эше
Яшәеш

Ашыгыч ярдәм хезмәтенең бер атналык эше

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте бер атнада 1087 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 680е – шәһәрдә, 407се районда булган. 362 кешене дәваханәгә китергәннәр.

– Гоголь урамында 45 яшьлек иргә билгесез кеше суккан. Баш мие селкенгән ирне травматология бүлегенә китергәннәр.

– Бишнә авылының Мәктәп урамында 80 яшьлек хатын-кызны улы кыйнаган. Баш мие селкенгән хатынны травматология бүлегенә китергәннәр.

– Дальняя урамында каенатасы кулыннан зыян күргән 20 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Аңа ярдәм күрсәтелгән.

– Октябрьский бистәсендә билгесез кешеләр кыйнап баш мие селкенгән 19 яшьлек кыз янына чакыру алынган.

– Бер авыл хуҗалыгы ширкәтендә күкрәгенә күп тапкыр пычак кадалган 63 яшьлек исерек ирне реанимациягә китергәннәр.


Нет комментариев