Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1415 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 880е – шәһәрдә, 457се – районда. 473 кешене госпитализацияләгәннәр: 359ы – шәһәрдән, 114е – районнан.

Медикларны Тургенев урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән, борын сөяге сынган 32 яшьлек ир-ат янына чакыртып алганнар. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Билгесез кешеләр кыйнаган йөклелеге 35-36 атна булган 17 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны дәваханәгә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев