Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1054 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 765е – шәһәрдән, 289ы – районнан. 391 кешене дәваханәгә китергәннәр. 283е – шәһәрдән, 108е – районнан.

Свияжск станциясендә 38 яшьлек хатын-кызны поезд бәрдергән. Баш мие җәрәхәтләнгән, умыртка сөяге сынган, травматик шок хәлендәге зыян күрүчене травматология бүлегенә алып килгәннәр.

Норкин урамында 60 яшьлек исерек ир рөхсәтсез электр трансформаторы будкасына кергән. Ток суккан иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелеп, травмпунктка китерелгән.

Васильевода танышлары кыйнап, баш мие селкенгән 34 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән.

Тукай урамында апасының ире кыйнаган 16 яшьлек кыз янына чакыру алынган. Баш мие җәрәхәтләнгән, баш мие селкенгән зыян күрүчене травмпункт ка алып килгәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев