Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1043 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 735е – шәһәрдә, 308е районнан булган. 351 кешене дәваханәгә китергәннәр. 255е – шәһәрдә, 96сы – районда.

Медикларны Королев урамына ире кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 45 яшьлек хатын-кыз янына чакыртканнар. Зыян күрүче травмпунктка китерелгән.
Карамалы Тауда билгесез кеше кулбашына пычак кадаган 55 яшьлек иргә ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Паратская урамында күршесе кыйнап, баш мие селкенгән һәм җәрәхәтләнгән, кабыргалары сынган 43 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр. 
Медиклар Әйшәдә билгесез затлар кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 32 яшьлек иргә ярдәм күрсәткән. 
Хатыны башына сугудан мие селкенгән 51 яшьлек исерек иргә дә медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X