Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция се хезмәткәрләре

1009 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 617се – шәһәрдә, 392се районда булган. 346 кешене госпитализацияләгәннәр. 212се – шәһәрдән, 134е – районнан.

Чапаев урамында ире кыйнап, баш мие селкенгән 43 яшьлек хатынга ярдәм күрсәтелгән. Аны трав-матология бүлегенә китергәннәр.
Декабристлар урамында баш мие селкенгән 55 яшьләр тирәсендәге исерек ир табылган. Аны травм-пунктка алып килгәннәр.
Медикларны Северная урамына билгесез кешеләр кыйнаган 45 яшьлек исерек хатын-кыз янына ча-кыртк аннар. Зыян күрүче хирургия бүлегенә китерелгән.
Осиновоның Садовая урамында 61 яшьлек ирне кыйнаганнар. Аның баш мие селкенгән, борын сөяге сынган. Аны медиклар травматология бүлегенә китергән.
Ленин урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие селкенгән, борын сөяге сынган 31 яшьлек ир янына да чакыру алынган.
Осиновоның Казанская урамында 42 яшьлек ирне билгесез затлар кыйнаган. Ир исерек хәлдә бул-ган, нәтиҗәдә баш мие селкенгән, борын сөяге сынган. Аны травмпунктка китергәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев