Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыч медицина ярдәме кая ашыга?

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре узган атнада шәһәрдә – 625, Васильевода 272 чакыру кабул итеп алган. Кайда нәрсә булган?

Төзүчеләр проспектында ире кыйнап  баш мие селкенгән 29 яшьлек исерек хатынга ярдәм күрсәтелгән.  Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.

Медикларны Кирпичная урамына күкрәгенә пычак кадалган шок хәлендәге 35 яшьлек хатын янына чакыртканнар. Зыян күрүче реанимациягә китерелгән.

Засорин урамында да салкын коралдан зыян күргән 44 яшьлек иргә ярдәм таләп ителгән.

Сәйдәшев урамында 3нче каттан егылып, бот сөяген сындырган 46 яшьлек иргә ярдәм күрсәткәннәр.

Васильевода 32 яшьлек исерек ир венасын кискән. Аны дәваханәгә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев